Конференция "Без тарихта эзлебез..."
28 май көнне Саба үзәк китапханәсендә күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез..." иҗади-эзләнү конференциясе үтте.
Конференциядә Килдебәк авыл китапханәчесе “Батырлар бит үлми, мәңге яши, Иле, теле, халкы барында” юнәлешендә Бөек Ватан сугышында катнашкан танылган ир-ат якташларыбыз батырлыгы турында сөйләде.