«Классиканың рухи әмирханы»
Фатих Әмирхан-зур татар язучысы, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче. Ул татар демократик әдәбиятының классигы һәм 20 гасыр татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе булып санала. Язучының юбилеена 13 январь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Классиканың рухи әмирханы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук Ф.Әмирханның төрле чорларда иҗат иткән һәм төрле елларда басылган әсәрләре — әдәби әсәрләр, истәлекләр, публицистик хезмәтләр.