Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Тылсымлы сандык"

21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Балалар,район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамаша карадылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.