Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Язмышыңа язылганны..."

30 июль көнне Т.С.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә язучы Зифа Кадырова һәм Яр Чаллы шәһәренең Үзәк шәһәр китапханәсенең туган якны өйрәнү музее мөдире Роза Хәмидуллина белән очрашу узды. Чарада Шәмәрдән балалар китапханәсе, Олыяз авыл китапханәсе, Шекше авыл китапханәсе, вокаль-инструменталь номер белән Шәмәрдән мәдәният йорты белгече катнаштылар. Очрашу вакытында Зифа Кадырова үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, 2025 елда дөнья күргән "Язмышыңа язылганны..." дип исемләнгән яңа китабы белән таныштырды. Китапханәгә килгән китапханә укучылары белән язучы арасында китап язу серләре, тормыш турында җылы әңгәмә узды. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методисты Даминова Р.Ф. һәм Саба район балалар китапханәсе китапханәчесе Шакирзянова И.И. сүз бирелде. Очрашу бик матур һәм җылы атмосферада үтте.