Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Коймак пешерү остасы"

“Авыл яши” проекты кысаларында, 19 май көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә Галина Абросимова белән очрашу булып узды. Ул озак еллар кибеттә сатучы булып эшләгән, хәзергесе вакытта аны Шәмәрдәндә оста коймак пешерүче, җырларга, биергә яратучы буларак беләләр. Очрашу вакытында ул коймак пешерү серләренә өйрәтте. Җыр-моң белән үрелеп барган әлеге очрашу бик күңелле, мавыктыргыч узды.