“Утлы еллар кайтавазы”
13 май көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Саба район китапханәсе оештырган “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафонында актив катнашкан Ядыгәр авылы урта мәктәбе укучыларына рәхмәт хатлары тапшырдылар.