Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Мы в музей!"

7 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе “Дуслык” клуб берләшмәсе белән берлектә Саба туган якны өйрәнү музеенда экскурсияда булып кайттылар. Экскурсиябезнең төп максаты - тирәнтен тарихыбызны искә алу һәм өйрәнү иде. Үткәннәрне саклап, хәзергеләрне танып, киләчәккә якты заманча караш ташлап, 19 февральдә ул беренче тапкыр үз ишекләрен кунаклары өчен ачты. Саба туган якны өйрәнү музее - Россиядә иң гадәти булмаган музей. Биредә безнең районда яшәгән кешеләрнең тарихы тупланган. Ул барлык музейлар үсешенең заманча тенденцияләренә туры китереп эшләнгән. Эчтәлекле экскурсия оештырганнары өчен Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!