«Фельдшер булу җиңелме?»
«Авыл яши» проекты кысаларында, 4 март көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Фельдшер булу җиңелме?» дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга Шәмәрдән авылының ашыгыч ярдәм фельдшеры Терехина Налия Мансур кызы чакырылган иде. Чара барышында ул безгә 5 ел дәверендә булган үзенең ашыгыч ярдәмдәге эшчәнлеге турында сөйләде. Югары һәм түбән кан басымы, инфаркт, инсульт, миопатия, невралгия, дөрес туклану, витаминнар турында сорауларга җавап бирде, үзенең киңәшләре белән бүлеште. Шулай ук үзенең яратып эшләгән массажист профессиясе белән дә таныштырып китте. Чарага медицина темасына китап күргәзмәсе оештырылган иде. Хатын-кызларыбыз өчен бу очрашу бик әһәмиятле булды. Налия Мансур кызына бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!