«Үз эшенең остасы»
«Авыл яши» проекты кысаларында,, 25 февраль көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Үз эшенең остасы» дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга Галимова Мөслимә Әхмәт кызы чакырылган иде. Мөслимә ханым инженер-метролог булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда. Өйдә торганда вакытын буш үткәрми, салфеткалар, сумкалар бәйли, мәрҗәннәр, тасма белән картиналар ясый, мунчала бәйли, шулай ук чәчәкләр белән шөгылләнә. Ә инде безнең чарада хатын-кызларыбызны үзенең иң яраткан шөгыле – кашпо үрү белән таныштырды, үзенең киңәшләре белән уртаклашты. Чарабызга килеп, безне үзенең бай дөньясы белән таныштырганы өчен аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!