«Кул эшләрендә – күңел җылысы»
«Авыл яши» проекты кысаларында, 11 февраль көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Дуслык» клуб берләшмәсе хатын-кызлары өчен «Кул эшләрендә – күңел җылысы» дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга Юнусова Алсу Камиль кызы чакырылган иде. Алсу Камилевна балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ләкин инде күңеле аны кул эшләре белән шөгылләнүгә елдан ел катырак тарткан. Инде күп еллар ул скрапбукинг белән шөгылләнә, үз куллары белән башыннан алып ахырына кадәр альбомнар, көндәлекләр ясый, үсемлекләр киптереп, китап өчен кыстыргычлар да Шулай ук ул балалар өчен кул эшләре буенча түгәрәк алып бара, анда алар балалар белән поп-ап китаплар уйлап табалар. Алсу Камилевна шулай ук бакчачылык белән яратып шөгылләнә, төрледән-төрле гөлләр үстерә. Бүгенге көндә ул волонтер да - махсус хәрби операцияда булган егетләр өчен киемнәр тегә. Гомумән алганда, Алсу Камилевна – күпкырлы талант иясе. Чарабызга килеп, безне үзенең бай дөньясы белән таныштырганы өчен аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!