Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

Встреча

Бүген, 18нче апрель көнне, Шәмәрдән китапханәсенә, көтмәгәндә генә, кадерле кунак – рәссам, Республикадагы күп кенә вакытлы матбугат басмаларының даими авторы Нурислам Нургали улы Галиев килде. Ул безгә, авторлар коллективы белән берлектә, 20 ел дәвамында тупланып,эшләнеп килгән, авылның, гаиләләрнең бай тарихы, бүгенгесе турында сөйләүче “Зур Кукмара авылы” энциклопедиясен бүләк итте. Нурислам абый белән очрашуыбыз чәй өстәле артында җылы әңгәмә белән дәвам итте.