Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Китапханәче сүзе"

Бүген, 12 апрель көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл модель китапханәсенең китапханәчеләре "Дулкын" радиосының "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. 2022нче елда китапханәдә булып узган яңалыклар белән таныштырдылар. Шулай ук Россиядә укытучы һәм остаз елы уңаеннан, Шәмәрдән мәктәбендә китапханә остазы булып эшләгән Шакирова А.Ә. турында, ә Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан, Шәмәрдән уза торган йола турында кыскача сөйләп уздылар. Чыгыш рәхмәт сүзе һәм шигырь белән тәмамланды.