Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

Яшәү яме

“Әдәби кафе “Яшәү яме”  Шеф-повар Илмира Гыймаева рецептлары буенча әзерләнгән көндезге ашка көтеп калабыз!” дигән игълан китапханә укучыларын битараф калдыра алмады. “Китапханәдә кафе булырга мөмкинме?” Мөмкин, китаплар - ул акыл һәм җан өчен ризык, дип искә алсак. Илмира Гыймаеваның Татарстан китап нәшрияте табасыннан төшкән яңа иҗат җимеше “Гөмер тавы” китабы чыгу хөрмәтенә, 6 март көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре, шеф-повар вазифаларын үтәр өчен, махсус якташ шагыйрәбез Илмира Гыймаеваны чакырды. Чарада Мичәнбаш авыл китапханәчесе катнашты. Илмира Рәшит кызы Саба районында яшәп иҗат итә. Бу төбәктә шләп килгән “Мишә дулкыннары” берләшмәсе әгъзасы. “Мин яшим”, “Соңармаска иде” дигән китаплар авторы. “Диңгез кебек безнең күңелләр” китабына кергән җыр-шигырьләре исә аны җырчы-шагыйрә итеп танытты. Комозитор-музыкант Альфред Якшимбетов кына да аның иллеләп шигыренә көй язган, аларны бик күп популяр җырчылар башкара. Китапанәгә кергәнче үк кунакларның күзе музей почмагына төште. Алай гына да түгел, киләсе тукталышлары Илмира ханымның бәләкәй чагыннан ук башланып киткән фотосүрәтләр үзенә җәлеп итте. Стена буйлап төрле вакытларын чагылдырган бу рәсемнәр бер кешенә битараф калдырмады. Кичә бик матур итеп язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Леронның видеокотлау белән башланды. Алып баручы китапханәчеләр көндезге меню белән таныштырып киттеләр. Өстәлләргә төрле зәвыкка туры килә торган ризыклар тәкъдим ителде: “Мәхәббәт” ашы, “Шигъри” винегрет, десерт “Хәзинә”, “Гөлҗимешле” чәй һәм шеф-повардан махсус ризык булып “Гөмер тавы”. Уйламаганда, кафега әби белән бабай да кереп чыктылар, “Әбиләр” такмагын укып, кунакларның кәефләрен күтәрделәр. Бәйрәмне тагында ямьләндереп җибәрү максатыннан Илнур Ибраһимов җыр бүләк итте. Илмира ханым шигырьләр генә түгел, әле бик кызыклы скетчлар да авторы. Өстәлләр заказ биргән арада, аның “Гаиләнең бер көне” дигән скетчы да сәхнәләштерелде. Кичәне тәмамлап, Илмира Гыймаевага махсус сюрприз әзерләдек, аның җырларын башкарган эстрада артистлары видеокотлау юллаганнар иде. Чара бик җылы атмосфера да узды.