Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

Еллар эзе

24 февраль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдип-тарихчы Солтан Шәмсигә 75 яшь тулу уңаеннан “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Еллар эзе” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Чара барышында китапханәчеләр бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклаучы, ерак тарихи чынбарлыкны укучылар күңеленә объектив рәвештә җиткерү юлында кызыклы әсәрләр иҗат иткән язучы белән якыннанырак таныштырдылар, әсәрләренә күзәтү ясадылар. Солтан Шәмси милли тарихыбызны тирәнтен белгән һәм үзенең игътибарын, иң беренче нәүбәттә, Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителү вакыйгасына юнәлтә һәм ул, Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра.