Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Кичке таң"

1 февраль көнне 2021нче ел Туган телләр елы уңаеннан Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе Шәмәрдән балалар китапханәсе белән берлектә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” китабына тәкъдир итү кичәсе уздырдылар. Чара электрон презентация белән үрелеп барылды. Айгөл Әхмәтгалиеваның “Кичке таң” исемле әдәби китабы зур йөрәкле, ак халатлы табиблар турында. Матурлык, эчкерсезлек, шәфкатьлелек хакында. Кыл өстендә калган язмышлар, өмет-ышаныч, мәхәббәт, югалту, табыш-сагышлар... А.Әхмәтгалиеваның төп иҗат юнәлеше – романтизм. Шушы романтизм юнәлешенә язучы дин фәлсәфәсен урнаштыра. Повесть тәэсирле, урыны белән күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә нечкә-эмоциональ. Иң яшерен, иң нечкә тойгылар да, рухи халәт-омтылышлар да чигү чиккәндәй кәгазь өстенә төшерелә, шуның белән язучы үз геройларына, гомумән, кеше дигән җан иясенең күңел тирәнлегенә, ярата, соклана-кичерә белү сәләтенә гаҗәпләндерә. Шулай ук катнашучылар игътибарына әдибәнең китаплары буенча викторина уздырылды һәм китап күргәзмәсе оештырылган иде. Катнашучылар рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.