Прошла творческая встреча

 

Прошла творческая встреча

5 нче апрель кенне Республика яшүсмерләр китапханәсендә күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликова белән очрашу булып узды.

Казанның 71 нче Яңа Савин районы мәктәп укучылары катнашында узган очрашуда Республика яшүсмерләр китапханәчеләре кызыклы материал белән чыгыш ясадылар. Укучыларны язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштырдылар, язучының китаплары буенча куелган күргәзмә белән танышу булып узды. Очрашуның икенче яртысында язучыы белән әңгәмә корып алдылар, балалар да язучыга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Мәдинә апа үз чиратында аңа хас булганча мәртәбәле чыгышы белән укучыларны, укытучыларны һәм китапханә хезмәткәрләрен бик куандырды, балларга үзенең теләкләрен җиткерде. 

Укытучылар да укучылар да әлеге төрдәге очрашулар күберәк булсын, татар теле онытылмасын, татар әдипләре үзләренең иҗатлары белән китап укучыларны куандырып торсыннар дигән теләктә калдылар.