"Китап тапшыру атналыгы"
Set a reminder: / Upload to calendar
ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫЛАР!!!
7-31 август көннәрендә акция узачак.
Акциянең максаты-укучыларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен үтәү һәм китапларны вакытында кайтару кирәклеген искәртү. Әгәр дә сез ниндидер сәбәп аркасында китапларны вакытында китапханәгә кайтара алмагансыз икән — бу акция-сезнең өчен.
Китапларны китапханәгә тапшыруыгызны үтенәм!
Әгәр сезнең китапларны мөстәкыйль тапшыру мөмкинлеге булмаса, аларны сезнең туганыгыз, дустыгыз яки танышыгыз алып килергә мөмкин.
Акция турында дусларыгызга һәм танышларыгызга сөйләвегезне сорыйбыз.
️9:00 дән 16:00 гә кадәр эшлибез. Рәхим итегез!