Ask a librarian → Question # 8116

Исәнмесез! Мин Чаллыдагы Үзәк китапханәң уку залында утырам . Менә бу китапны https://kitap.tatar.ru/ru/ssearch/detail/benacrjpxj/ укырга теләгәч, миңа "Полный текст документа доступен в читалных залах НБ РТ" дигән хата чыга. Әмма мин болай да бит инде уку залында ачып карыйм аны. Шундый чикләнгән китапларны Казанга гына килеп укырга була мени?

Status: Готов

Ответ

 Исәнмесез!

ТР НЭБ порталында «Коллекцияләр» бүлегендә тулы текстлы Электрон коллекцияләргә  керү мөмкинлеге бар.

«Документның тулы тексты ТР Милли китапханәсенең уку залларында укырга мөмкин» дигән информация «Электрон ресурс» мәгълүматларында күрсәтелгән китапларның тулы күләме РФнең авторлык хокукы турындагы законнары нигезендә китапханә тарафыннан Интернетта халык алдында урнаштырыла алмый дигәнне аңлата (РФ ГК 4 өлеше).

Мондый китапларны электрон вариантта тулы күләмдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе бинасында (Пушкин ур., 86) укырга мөмкин. Шулай ук китапханәдә китапларның басма вариантлары да бар, алар уку залында бирелә.

 

Print version