Центральная детская библиотека

“Тукай эзләреннән” әдәби кичэ

Чирмешән үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукайнын туган көненә багышланган “Тукай эзләреннән..”дип исемләнгән  әдәби кичә узды. Һәр ел  татар халкының иң даһи  әлеге шәхесен зурлау, искә алу  традициягә әверелде. Шушы уңайдан  Чирмешән кадет интернат-мәктәбе укучылары белән китапханәдә бик тә җанлы кичә уздырылды. Укучыларның рус милләтеннән булуына карамастан, татар телендә Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, аның иҗатын, тормыш юлы белән кызыксынулары безне дә таң калдырды. Шагырьнең иҗатына багышланган викторина, конкурсларда актив катнаштылар. Үз чиратыбызда укучыларга электрон презентация һәм “Гап –гади Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкъдим иттек.