Центральная библиотека

Китаплар күргәзмәсе "Татар әдәбияты яңалыклары"

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Үзәк китапханә яңа китарлар белән тулыландырылды. Галимнәребез тарафыннан җентекләп әзерләнгән Г. Тукай әсәрләре тупланган академик басаның 6 томы . Тагын бер классигыбызның - Г. Исхакыйның рус теленә тәрҗемә ителгән "Мулла бабай", "Теләнче кыз" әсәрләре дә күргәзмәдә урын алган. "Теләнче кыз" романында татар хатын-кыз язмышы сурәтләнгән, Г. Исхакый әсәрендә XX йәз башында мөселман кызларының никадәр сабыр булуларын күрсәтә. "Сөннәтче бабай" - милли һәм халыкчан әсәр, ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис-тойгыларын,яшәү рәвешен чагылдырган әсәр.

Яңа китаплар арасында рус теленә тәрҗемә ителгән Ә. Хәсәновның "Бәхет кайда оя кора", М. Маликованың "Кызыл гөл" романнарын да күрә аласыз. 

Татар әдәбиятын яратучылар татар телендә Р. Кәраминең "Кая чабасың гомер юртагы?", Д. Сәлиховның "Комедияләр" китапларын  укый алырлар.

Китап һәм китап укырга яратучыларны күргәзмәдә катнашырга чакырабыз. Узәк китапханәгә рәхим итегез!