Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Балалар бәйрәме "Цирк - шатлык. көлке һәм талант бәйрәме"

  

Кармыш  авылы балалар бакчасына Наян һәм Шаян исемле шамакайлар (клоуннар) балаларга күп сюрпризлар салынган серле сандык белән кунакка килде. Наян һәм Шаян ярдәмендә балалар табышмакларның җавапларын табарга булыштылар, матур һәм дөрес итеп тылсымлы сүзләр кулланып сөйләшергә өйрәттеләр, кешеләргә яхшылык эшләргә кирәклеген аңлаттылар. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уйнадылар.  Наян белән Шаянны тагын килергә чакырып озатып калдылар.