Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Әдәби кичә "Балалар китабы- сихри бер дөнья"

Халыкара балалар китабы көнен китап яратучы, китап укучы балалар, язучылар, шагыйрьләр, китапханәчеләр бәйрәме дип кабул итү дә дөрес булыр. 2 апрель көнне, Кармыш авылы китапханәсендә,  “Балалар китабы – сихри бер дөнья ” исемле кичәдә дә иң актив китап укучы балаларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләдем. Алар бу бәйрәмнең тарихы, язучыларыбыз тормышындагы кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, әдәби табышмаклар чиштеләр һәм "Китап, мин һәм минем дусларым" исемле фотосессиядә катнаштылар. Соңыннан “Безнең балачакка юл китап аша “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.