Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

Уен- викторина "Язны сәламли кошлар"

 1 нче апрель планетабыз Халыкара кошлар көнен билгеләп үтте. Шул уңайдан Кармыш авылы китапханәсендә  «Миләшкәй” балалар бакчасыннан  нәни дусларыбыз кунакка килделәр алар белән "Язны сәламли кошлар" дип исемләнгән уен-викторина узды. Китапханәче балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләде. Балалар түбәндәге конкурсларда актив катнаштылар: "Мәкальләрне дәвам итеп бетерергә", "Рәсемнән кошларны тану".Табышмак, кроссвордларга җавап таптылар. Ахырдан "Кошлар- безнең дусларыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар