Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

"Җиргә матурлыкны сез бирәсез хатын- кызлар "

6-нчы  март көнне ,Кармыш  авыл китапханәсе үземнең "Илхам" түгәрәгенә  йэруче хатын -кызларыбызны 8-нче март бәйрәме белән котлап, әдәби кичә уздырылды" Ромашка" һәм "Кояш" исеме астында 2 команда үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар."Таныш булыйк, мин..", "Тәлникәдә нәрсә", "Музыйкаль каймак", "Әдәби викторина" кебек уеннарда катнашып, 2 балл аерма белән, " Ромашка" командасы җиңүче булды. Чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.