Карамышевская сельская библиотека - филиал № 8

әдәби квист "Якташ язучылар иҗатында туган як образы""

  Кармыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында укучылар  белән "Якташ язучылар иҗатында туган як образы " дип исемләнгән әдәби квист уздырылды. Китап күргәзмәсе оештырдым, бу күргәзмәдә куелган китапларның  якташ язучыларның иҗаты белән таныштырдым .Чараның максаты укучыларны якташ язучыларның иҗаты белән якыннан таныштыру, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү, якташ язучылар иҗатына кызыксыну уяту; туган як табигатенең тормышның матурлыгын күрә тоя белергә өйрәтү, туган җирне ярату хисләрен тәрбияләү ,туган як темасында яшьләрдә ватанпәрвәрлык хисен тәрбияләү иде .Кичә ахырында укылган китаплар буенча “ Уйлан, уйла, җавабын тап”, “Без кайсы китаптан “ дип исемләнгән викторина уздырылды. Кичә бик җанлы узды , кичәдә бик теләп катнаштылар