Верхнекаменская сельская библиотека - филиал № 4

Китапханә турында

                                           

 

    Югары Кәминкә авылында китапханә, олы кешеләрнең сүзләренә караганда,  30елларда ук булган һәм “Изба читальня” дип аталып йөртелгән. Китаплар бик аз, күбрәк газеталар укылган. Керосин лампалары яктылыгында яшьләр шушы избаларга җыелган, авыл хуҗалыгы яналыклары белән танышканнар, бәхәсләшкәннәр, кычкырып укулар оештырганнар. 50 елларда китапханәләр ачыла башлагач, Югары Кәминкә авылында да  1954 елның 20 декабрендә шифаханә бинасының бер бүлмәсен китапханә итеп үзгәртәләр. Иң беренче китапханәче булып Камалетдинова Оркыя апа эшли. Читтән торып Алабуга Мәдәният ущилищесын тәмамлый, ләкин китапханәдә озак эшләми , мәктәпкә укытучы булып күчә. Аңардан соң китапханәне Фәхимә Әмирханова кабул итеп ала, ләкин ул да озак эшләми. 1959 елның 1 августында китапханәгә  Алабуга мәдәният училищсын тәмамлап Вәлеева  Наилә килә, аның айлык хезмәт хакы 485 сум 75 тиен була. 1963 елда китапханәне Галләм Сруров кабул итеп ала. Бу елларда китапханә, клуб итеп үзгәртелгән, мәчет бинасының бер кечкенә генә бүлмәсенә күчә. Аның китап фондында 5000гә якын китап була, алардан 450 китап укучы файдалана. Бик зур игътибар балалар белән эшләүгә бирелә, ул вакытларда үткәрелгән 23 кичәнең 13се балалар белән, ә калган 10сы авыл хуҗалыгына багышланган була. Клуб мөдире булып Мингазов Нургали эшли, үз эшенә бик җитди караучы оста оештыручы була ул. Сруров Галләмнән соң китапханәгә 1970 елда Муксинова Рәсимә Мингата кызы килә. Китап укучылар бик күп була, ул вакытлардагы  китапханәләрне культура үзәге, яшьләрнең ял итү урыны дип атарга була, агитмасса эшләре, төрле кичәләр, китап конференцияләре , даими рәвештә  үткәрелеп бара. 1979 елдан китапханәне Заббарова Рәмзия Сахап кызы кабул итеп ала. Ул китапханәдә 14 ел эшли, китап фондында барлыгы 4268 китап һәм брошюра була. 1993 елның 16 сентябрендә китапханәче булып Фатыхова Рабига Рәҗәп кызы эшли башлый. 1994-97 елларда читтән торып Алабуга мәдәният училищесының китапханәчеләр бүлеген тәмамлый. Ул кабул итеп алганда китапханәдә барлыгы 5974 китап санала, аның 1756сы балаларныкы.

 1997 елда Югары Кәминкә белән Ибрай Каргалы авыллары уртасында яңа мәдәният йорты төзелгәч,  китапханә яңа бинаның икенче катындагы зур бүмәгә күченә. Барлыгы 3 авылга хезмәт күрсәтә: Югары Кәминкә, Ибрай Каргалы һәм Кызыл Яр поселогына. 2007 елда Мәдәният йортына һәм китапханәгә капиталь ремонт үткәрелде. Китапханә барлык эшләрне дә мәдәният йорты , мәктәп, балалар бакчасы, шәфкатҗ туташлары  белән бергәләшеп эшли.