Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Батырлык дәресе "Бабайларыбызның якты истәлегенә"

Бөек Җиңү көнен бер кешенең дә онытырга хакы юк. Яшь буынга аның нинди корбаннар аша яулап алынуын аңлату - безнең бурыч.Бәркәтә авыл китапханәсендә дә "Бабайларыбызның якты истәлегенә" исеме белән батырлык дәресе узды. Кунаклар башлангыч сыйныф укучылары иде. Балаларга альбомнар да күрсәтелде. Китап киштәсенә куелган китапларга күзәтү дә уздырылды. Мини - музей экспонатлары булган солдат пилоткасы, су котелогын үз күзләре белән күрделәр. Кайбер фронтовик язучыларның шигырьләрен кычкырып уку  да үткәрелде. Кыскасы, дәрес файдалы да, эчтәлекле дә узды.