Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик киштә, китапларга күзәтү "Мин нәрсә эзлим соң..?" (В.П.Астафьевның 95 еллыгына)

Күренекле рус язучысы В.П.Астафьевның тууына 95 ел тулды. Бәркәтә авыл китапханәсендә "Мин нәрсә эзлим соң..? (Так что же я ищу..?) исеме астында китап киштәсе эшләде. Ике көн вакыт эчендә киштәгә 9 кеше мөрәҗәгать итте Алар өчен китапларга күзәтү һәм әңгәмәләр үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Биш минутлык презентация вакытында сорауларга  җаваплар эзләнелде. Китапханәдә булган китаплардан өзекләр укып анализлар ясалды. Кыскасы, китап укучылар күп нәрсә белән таныша алдылар.