Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - фикерләү сәгате"Англия әдәбиятының даһие" В.Шекспирның 455 еллыгына (Беседа - рассуждение Гений английской литературы)

25 апрельдә Бәркәтә авыл китапханәсендә "Англия әдәбиятының даһие" исеме астында 9 сыйныф укучылары белән әңгәмә - фикерләү сәгате уздырылды. Ул Англиянең атаклы язучысы Вильям Шекспирның 455 еллыгына багышланган иде.Шул исем белән китап киштәсе ясалды. китапханәче язучының иҗат эшчәнлеге һәм тормышы белән таныштырды. "Гамлет", "Король Лир", "Ромео и Джульетта" әсәрләренә күзәтү уздырды. Бигрәк дә балаларның яшьтәшләре булган "Ромео и Джульетта" га киң тукталды. Әңгәмә - фикерләү сәгате башка халыклар иҗат иткән мәхәббәт корбаннары турындагы әкиятләр, бәетләр, легендалар белән  бәйләп дәвам итте. Укучылар экспресс - анкетага җаваплар да бирделәр.Шулай ук мәхәббәт темасына татарча шигырьләр дә укып алдылар. Шулай да төп тема булып Шекспир әсәрләре калды. Кызыксынып өйләренә китап алучылар да булды. Әңгәмә бик җанлы һәм кызыклы үтте.