Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Набоков әсәрләрен уку сәгате "Ышанычны минем беләсең? (Час чтения Набокова "Знаешь веру мою?)

Апрель аенда рус һәм чит ил классигы Владимир Владимирович Набоковның тууына 120 ел тулды. Россиядә туып, чит илләрдә яшәп бакыйлыкка күчкән, үзе артыннан иң зур байлык - китаплар язып калдырган әлеге язучының тормыш һәм иҗатын өйрәнеп Бәркәтә авыл китапханәсе 8,10 сыйныф укучыларын Набоков әсәрләрен уку сәгатенә чакырды. Ул "Ышанычны минем беләсең? ("Знаешь веру мою?) дип аталды.Башта китапханәче шул исемдәге китап киштәсенә куелган китапларга күзәтү үткәрде. Язучының кыскача биографиясе белән таныштырды. Китапханәдә аның китаплары бик күп булмаса да укучыларга танышырга җитәрлек иде. Дүрт китапка кертелгән өч романы һәм 8 хикәясе белән таныша алдылар, кыскача кычкырып укыдылар. Ә ике кыска хикәясен тулысынча кычкырып укыдылар. Уку сәгате презентация күрсәтү һәм дәрескә нәтиҗә ясау, укучыларның кызыксынучанлыгын тикшереп карау белән тәмамланды.