Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Танып - белү дәресе "Умырзаяның туган көне"

19 апрель – Бөтендөнья умырзая көне (День подснежника). Китапханәгә 1-2 сыйныф укучылары керделәр. Аларны да нәкъ шулай ук бизәлгән китап, рәсем киштәләре каршы алды. Тик болар инде укучылар булгач аларга беренче чәчәкләр турында презентация дә әзерләнде, викторина – уен да тәгъдим ителде. Шулай ук хәрәкәтле уеннар да катлаулырак иде. Балалар бик рәхәтләнеп куелган рәсемнәр, китаплардан сорауларга җаваплар эзләделәр, матур итеп чәчәкләр турында җырлар башкардылар. Күмәк биюләрдә катнаштылар. Соңыннан күргәзмәдән китаплар, журналлар сайладылар, тәмле конфетлар белән дә сыйландылар.