Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик күргәзмә һәм әңгәмәләр "Галәм киңлекләрен иңләүчеләр" (К Дню космонавтики)

Космос һәм космонавтика актуаль һәм кызыклы темаларның берсе. !2 апрель - кешелеккә күк җисемнәре серләрен ачкан көн. Бу көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә дә "Галәм киңлекләрен иңләүчеләр" исеме астында мавыктыргыч китап киштәсе эшләде. Өлкәннәр белән дә, балалар белән дә китапларга күзәтү һәм әңгәмәләр уздырылды. Бигрәк тә үзебезнең якташ - космос галиме Михаил Иванович Маркин турындагы чыгышны бөтенесе дә зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.