Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Иң яхшыларын укырга вакыт!" (Время читать самое лучшее)

Татарстан күләмендә уздырыла торган "Иң яхшыларын укырга вакыт!" (Время читать самое лучшее) исемле Акциягә  Бәркәтә авыл китапханәсе дә бик теләп кушылды. Абдулла Алиш премиясенә ия булган 30 язучының китапларыннан һәм "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын" журналларының ирекле күргәзмәләре ясалды. Беренче - дүртенче сыйныф балалары китапханәгә чакырылды. Китапханәче кыскача итеп һәр язучының иҗатына тукталды, яттан шигырьләр сөйләп күрсәтте. Аннан соң  укытучылар балалар белән бергәләп һәрбер язучының бер яки ике әсәрен кычкырып укыдылар. Ш.Галиев, Р.Миңнуллин шигырьләрен җырлап та алдылар. Фикер алыштылар, бәхәсләштеләр. Күп кенә китаплар бүген укучыларның өйләренә кунакка китте.