Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бердәм кычкырып укулар, презентация "Безнең чишмә башы. Халык авыз иҗатын укыйбыз" (Туган тел көненә)

"Безнең чишмә башы. Халык авыз иҗатын укыйбыз" (Наши истоки. Читаем фольклор) регионалара Акциясендә катнашып Бәркәтә авыл китапханәсе балалар белән кычкырып укулар уздырды. Уку өчен "Халык җәүһәрләре" (Народные жемчужины) китаплар циклыннан татар халык җырлары, табышмак - мәкальләре, дастаннары, мәзәкләре, җырлы - биюле уеннары сайлап алынды. Шулар буенча "Энҗе чәчтем - энҗе җыям" исеме белән презентация һәм "Саф һәм чиста сабый күңелендә, Чәчәк атсын туган тел!" исеме астында китап киштәсе дә ясап куелды.Китапханәче һәрбер халык авыз иҗатына аерым тукталды, Укучылар белән әңгәмә үткәреп, нәтиҗәләр ясалды. Кычкырып укуда китапханәчегә укытучылар ярдәм итте. Балалар бик игътибар белән тыңлап, кушылып утырдылар.