Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Орчык бәйрәме

"Безнең чыганак. Халык авыз иҗатын укыйбыз" региональара акциясен дәвам итеп Бәркәтә авыл китапханәсе, "Ак калфак" хатын - кызлар оешмасы "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән берлектә "Орчык бәйрәме" уздырдылар. Китапханәче һәм апалар орчык ясау тарихы, аның татар халкы көнкүрешендә кулланылышы турында сөйләделәр. Орчык белән йон эрләп җеп ясау, аны катып киләп ясау һәм йомгакка җорнап күрсәттеләр, ул җептән оекбаш бәйли алу серләренә төшендерделәр. Борынгы әбиләребезнең эш беткәч ничек итеп күңел ачуларын да искә төшердек. Халыкның уен җырларын кушып уеннар да уйнадык, күмәк биюләр дә булды. Балаларга бик тә ошады.