Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Оста - класс "Халкым йолалары - “Юрган сыру” йоласы

Чирмешән "Ак калфак" оешмасы көннән - көн матур эшләре белән куандыра. Көн туды исә - яңалык. Күптән түгел генә Әмир авылы мәдәният йортында узган күмәк утырыш та шуны раслады. Анда Бәркәтә авылы "Ак калфак"лылары да катнашты.Бик матур бәйрәм төсендә оештырылган иде очрашу. Халкыбызның моңлы мөнәҗәтләреннән башланып дәртле бию, җор сүз белән дәвам итте. Ә иң истә калганы аллы - гөлле чәчәкләр белән бизәлгән кул эшләре күргәзмәләре булгандыр. Оста куллы хатын - кызларыбыз гади генә итеп бәби юрганы да сырып күрсәттеләр, бәләкәй мендәрләрне бизәү серләренә дә төшендерделәр. Татар ашлары белән тутырылган мул өстәл артында чәй эчә - эчә үзара фикер алышып, бер - беребез белән әңгәмәләр корып осталыкка өйрәнеп өч сәгать вакыт сизелми дә үтеп китте.