Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәхәсле әңгәмә "Сезнең гаиләгездә акчаның роле"

Бүгенге көндә җәмгыятҗкә тагын бер чир килеп өстәлде, ул да булса, акча! Әйе, акча чире кешелекне үз кулына алды. Киләчәктә балалар акча колы булып үсмәсеннәр өчен ни эшләргә? Акча табу гына түгел, аны файдалы эштә куллана белү, ягүни акча тота белү һөнәре. Гаиләдә акчаның роле. 5 февралҗ көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә "Сезнең гаиләгездә акчаның роле" исеме астында узган бәхәсле әңгәмә дә шул хакта иде. Монда өч гаилә катнашты.Һәркайсы үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, фикер алышты, китапханәче тормыштан алып китергән мисаллар, кайбер сораулар зур бәхәсләр дә тудырды.Газета - журналлардан алынган фактлар белән дә килешмәүчеләр булды. Ләкин чара бик файдалы һәм җанлы узды.