Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Акция "Көчле рухлылар: күзәтчеләр һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз"("Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах"

Узган елдагы кебек быел да Свердлау өлкәсе Талица шәһәре китапханәсе "Көчле рухлылар: күзәтчеләр һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз" исеме астында акция уздыра. Аның беренче этабы Бәркәтә авыл китапханәсендә 2 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары белән узды да.Китапханәче балаларга аларның яшьтәшләре - яшь батырлар турында, Ленинград камалышында калган балаларның тормышы турында сөйләде. Өстәлләргә куелган сугыш турындагы китапларга күзәтү уздырды. Балаларның сорауларына җаваплар бирде. Соңыннан биш китаптан өзекләр укылды. Акция 23 февральгә кадәр дәвам итә. Алдагы көннәрдә дә китаплар укылачак.