Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Анкета, төркемле әңнәмә "Тәмәкенең үтергеч көче!"

3 февраль көнне Бәркәтә авыл китапханәсендә яшьләр белән “Тәмәкенең үтергеч көче... (Погубное влияние табака) исемле анкета тутыру һәм төркемле әңгәмә уздырылды. Тәмәкенең зарары турында бик күп сөйлибез, аңлату эшләре алып барабыз. Тик яшүсмерләр, яшьләр арасында тәмәке тартуны уенга санаучылар бар шул әле.Өстәл өстенә куелган китаплардан һәм өстәмә материаллардан файдаланып, шулай ук үз тәҗрибәләреннән чыгып  яшьләр әңгәмәгә бик теләп катнаштылар. Китаплардан мисаллар китерделәр.