Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әдәби дәрес «Мавыктыргыч язучы, дус та, иптәш тә...” Аркадий Гайдарның тууына 115 ел

      22 январь көнне мәктәптә 7 сыйныф укучылары белән берлектә Аркадий Гайдарның тууына 115 еллыкка карата  «Мавыктыргыч язучы, дус та, иптәш тә...” исеме астында әдәби дәрес уздырылды. Китапханәче балаларны бу талантлы язучы һәм “Комсомольская правда” газетасы корреспондентының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китапларына күзәтү уздырды. Балалар зур кызыксыну белән язучының иске фотографияләрен һәм рәсемнәрен карадылар Китапханәче һәм укытучылары биргән сорауларга җаваплар бирделәр.