Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Альбомлы китап күргәзмәсе “Гыйлем иясе, мәдәниятле, дини Ризаэтдин!” (Р.Фәхретдинның тууына 160 ел)

12 январь – татарның бөек галиме, 1908 - 1917 елларда Оренбург шәһәрендә чыккан  "Шура" журналының ("Киңәш"нең) мөхәррире булган гыйлем иясе Ризаэтдин Фахретдинның тууына 160 ел тулган көн. Бәркәтә авыл китапханәсендә  “Гыйлем иясе, мәдәниятле, дини Ризаэтдин!” исеме астында альбомлы китап күргәзмәсе оештырылды. Галимнең туганы, авылдашы, туган якны өйрәнүче язучы Роза Афзалова - Сәлмәнова язмаларына таянып һәм башка чыганаклардан җыелган материалларны кулланып китап укучылар, килгән кунаклар белән әңгәмәләр, күзәтүләр уздырылды.