Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Бәйрәм сәгате "Бергә - бергә күңелле!" (Мөмкинлекләре чикле авылдашлар белән)

11 январь көнне мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен «Бергә – бергә күңелле» исемле бәйрәм сәгате уздырдык.7 кеше чакырылган иде, дүртесе килде. Китапханәче шулай ук аларны да кыскача гына Фатих Кәрим иҗаты белән таныштырды, кайбер шигырьләрен укыды. Аннан соң күңелле музыка астында, көлкеле битлекләр киеп Кыш бабай белән Кар кызын каршы алдык. Аларга үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Уеннар, җырлар чәй табыны янында дәвам итте. Китапханәче һәм авылдашлары Миләүшә Мусина үзләренең Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар. Инвалидлар бик канәгать булып өйләренә таралыштылар.