Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Күргәзмә - хәтер "Шагыйрь. Солдат. Гап - гади Кеше!" (Фатих Кәримнең тууына 110 ел)

Аз гына яшәп күп истәлекләр калдырган язучы Фатих Кәримнең тууына 110 ел булды. Шул уңай белән Бәркәтә авыл китапханәсе аның әсәрләреннән, аның турында газета - журналлардан җыелган материалларны туплап күргәзмә - хәтер әзерләде. Ул "Шагыйрь. Солдат. Гап - гади Кеше!" дип аталды. Китапханәгә килгән укучылар белән әңгәмәләр, язучының әсәрләренә күзәтүләр үткәрелде. "Исеме калды данга күмелеп" презентациясе яшүсмерләр күңеленә бик хуш килде. Китапханәче апаларының "Кыңгыраулы яшел гармун" поэмасын сәнгатьле итеп яттан сөйләвен тын да алмыйча тыңладылар. Кычкырып укуларда үзләре дә катнаштылар.