Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китап күргәзмәсе, логик фикерләү дәресе "Рухи чишмәләргә сукмак"

Кеше тормышында матди азыктан кала рухи азык та бик мөһим. Рухи азык безнең күңелләребезне, туган телебезне баета, дөньябызны матурлый, кадер - хөрмәт, мәрхәмәткә өйрәтә. Бу сыйфатлар гаилә татулыгына беренче баскыч. Бәркәтә авыл китапханәсендә уздырылган логик фикерләү дәресе дә "Рухи чишмәләргә сукмак!" дип аталды. Монда әниләре белән балалар да килгән иде. Дәрес шул исемдәге китап күргәзмәсенә куелган  рухи азык чыганакларына кагылган китапларга күзәтү ясаудан башланды. Гаиләләр китапханәче биргән буталчык сорауларга җаваплар бирделәр.Логик фикерләү буенча:"Кайсы һөнәр кемнеке?" "Матди азык һәм рухи азык" уеннарын уйнадылар. Әлбәттә инде бүләкләрсез дә булмады. Кемгә нинди бүләк тиешлеген самавыр кычкыртып бүлештеләр.