Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Әңгәмә - дәрес ""Тәмәке тартам... Бу - җинаятьмени?"

Кешелек дөньясы тагын бер авыруга дучар, тәмәкене 21 гасырның икенче чумасы дисәк тә ярый. Бигрәк тә яшь организм өчен зыяны күп. Шуны яшүсмерләргә аңлату өчен Бәркәтә авыл китапханәсе фельдшер белән берлектә әңгәмә - дәрес уздырды. "Тәмәке - саулыкка дошман! Ә сез үз сәламәтлегегез белән дусмы?" исеме астында китап күргәзмәсе, "Курить - здоровью вредить!" исеме белән презентация бик үтемле, яшүсмерләрне уйланырга мәҗбүр итте. Китапханәче уздырган китапларга күзәтү, фельдшер тарафыннан төсле рәсемнәр, брошюралар күрсәтеп ясалган тәмәкегә каршы чыгыш балаларда төрле бәхәсләр дә тудырды. Аноним рәвештә уздырылган экспресс - анкетага да алар бик уйлап җаваплар бирделәр. Соңыннан дәрескә анализ ясаганда әңгәмәгә бик теләп кушылдылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар.