Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Тематик күргәзмә һәм китапларга күзәтү "Тарихның ак битләре..." Кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел.

12 декабрь - Кыргызстанның атаклы язучысы Чыңгыз Төрекул улы Айтматовның тууына 90 ел тулды. Ни өчен кешелек дөньясы, бигрәк тә Татарстан аңа аерым ихтирам күрсәтә соң? Беренчедән,әнисе Нәгыймә ханымның татар милләтеннән булуы зур роль уйнаса, икенчедән Чыңгыз Айтматов дөньякүләм танылган шәхес. Аның бик күп әсәрләре 176 телдә тәрҗемә ителеп, 128 илдә басылып чыккан. Күп әсәрләре буенча кинофильмнар төшерелгән. Ул беренчеләрдән булып әсәрләрендә наркомания мәсьәләсен күтәргән язучы. Гомумән, бөтен яклап та булдыклы, дәүләт бүләкләре иясе. Бәркәтә авыл китапханәсе дә балаларга, башка китап укучыларга бу язучы турында күбрәк мәгълүмат бирәсе килде.Өч көн буена "Тарихның ак битләре" дип аталган күргәзмә эшләде, ә 12 се көнне 8 сыйныф укучылары белән тормыш һәм иҗат юлына күзәтү үткәрелде, Шул темаларны яктырткан презентация дә бик нык ярдәм итте. Чөнки мең тапкыр ишеткәнче, бер кат күрүең әйбәт ди халык мәкале.Укучылар әңгәмәдә дә бик теләп катнаштылар. Укырга китаплар да алдылар.