Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китаплы - әсбаплы күргәзмә "Ислам нуры" (Книжная выставка - экспозиция (Ислам нуры)

Елдагыча, Чирмешән муниципаль районында Ислам дине айлыгы уза. Быел да аны бер ай дәвамында, 1 ноябрьдән - 30 ноябрьгә кадәр үткәрү каралган. Ислам дине айлыгы үз эченә төрледән - төрле чаралар уздыруны ала. Ай буена   татар авылларында кешелек дөньясын яхшылыкка, михербан - шәфкатькә өндәгән татарча мөселман кинолары күрсәтү, халыкка вәгазь уку, китапханәләрдә китап күргәзмәләре ясау, күргәзмәгә куелган китаплар һәм башка әсбаплар ярдәмендә укучылар белән сөйләшүләр, әңгәмәләр, укулар уздыру,  сорауларга җаваплар бирү, болар бөтенесе дә халыкта Ислам диненә карата зур кызыксыну уята..Бу зур чарадан авыл китапханәләре дә читтә калмый, ә киресенчә, беренчеләрдән булып эшкә керешәләр. Бәркәтә авылы мәдәният йортында мондый очрашу 15 ноябрьдә узды. Айлык башлануга китапханәдә матур итеп китаплы - әсбаплы  күргәзмә "Ислам нуры" күргәзмәсе ясап куелды. Ни өчен әсбаплы күргәзмә, чөнки аның янәшәсендә үк ике күргәзмә, мини - музей һәм "Ак калфак" түгәрәге хатын - кызларының кул эшләре күргәзмәсе урын алды. Килгән кешеләргә мондый яңалык бик ошады. Шулай ук район авылларыннан җыелган дин әхелләренең дә күңеленә хуш килде. Күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар, Халыкның үткәнен онытмыйча, гореф - гадәтләрен, Ислам динен саклауда зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.