Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Литературно - познавательный урок "Син - яшьлегем минем, Комсомол!"

 Комсомол оешмасына 100 ел тулды. Без, шул чорның бәхетле буыны, чөнки октябрят значогы тагып, пионер галстугы бәйләп, комсомол билеты белән горурланып, канатланып яшәгән яшьләр без. Бер гасырлык тарихы булган оешманы хәзерге яшь буын да онытырга тиеш түгел. Шуның өчен дә  29 октябрь - нәкъ менә Ленин комсомолы туган көнне Бәркәтә авыл китапханәсенә укучылар җыелды. "Син - яшьлегем минем, Комсомол!" исеме астында әдәби - танып - белү дәресе үткәрелде. Шул исемдәге китап күргәзмәсе ясалган иде. "Бу - синең, минем биография!" (Это наша с тобой биография!") презентациясе аша уздырылган әлеге чарага балалар битараф калмадылар. Күргәзмәгә куелган комсомол значогы, комсомол билетлары белән кызыксындылар. Китапханәче ул чорның китаплары белән таныштырды, шигырьләр сөйләде, җырлардан өзекләр китерде. Хәтта моннан кырык ел элек үзе комсомолга кергәндәге ятлаган комсомол уставыннан кайбер бүлекләрен яттан да сөйләп күрсәтте.Укучылар үзләре дә тыңлап кына утырмадылар, шигырьләрдән өзекләр укыдылар, һәрбер сөйләнелгән тарихи вакыйга буенча сораулар бирделәр. Кыскасы, дәрес кызыклы да, файдалы да узды.