Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Табигать дәресе "Табигать китабын укыйбыз: ел фасыллары!"

Көз - иң матур, юмарт, төсләргә бай ел фасылы. Быел ул бигрәк тә матур килде. Табигать дәресләрен саф һавада рәхәтләнеп уздыра алабыз. Бүген дә "Кояшкай" балалар бакчасы балалары белән көзге хозурлыкка чумдык. Кулыңда берсеннән - берсе матур төсләргә буялган кызыклы китаплар, саф һава һәм... сарылы - кызыллы яфраклар. Табигать китабын укырга тагын ни кирәк? Тәрбияче һәм китапханәче апа кирәк диярсез. Дөрес, көз турында шигырьләрне дә апалар укыды, көзге байлык турындагы табышмакларга җавапларны да алар ярдәмендә таптык. Бер - беребезгә яфрак яңгыры да яудырдык әле, әй кызык булды!