Беркет-Ключевская сельская библиотека - филиал № 3

Китаплы - курчаклы дәрес "Ничек мактанчык булмаска!"

Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алиш балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә яраткан язучысы. Сентябрь аенда аның тууына 110 ел. Шул нисбәттән Бәркәтә авыл китапханәсе "Язучы да Алиш, батыр да..." исеме белән китап күргәзмәсе оештырды. Балалар өчен Алишның әсәрләре буенча кыска митражлы курчак театры пьесалары әзерләде. Ул "Ничек мактанчык булмаска!" дип аталды. Китаплы - курчаклы дәрескә 1-2 сыйныф укучылары чакырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Кайбер әкиятләре буенча викторина - тест уздырды.Курчаклар һәм Әкиятче әби булышлыгы белән куелган "Тукмар белән Чукмар", "Тәүфыйклы песи", "Бикбатыр белән Биккуркак" әкиятләре балалар күңеленә бик хуш килде. Бигрәк тә курчаклар белән уйнау һәм викторина сорауларына җавап бирү, өстәлләрдәге төсле китапларны актару  аларга бик ошады. Беренче сыйныф укучылары китапханәгә язылдылар. 45 минут сизелми дә үтеп китте.